Язгы чакырылыш тәмамланды

2013 елның 25 июне, сишәмбе

Әле генә комиссия үтеп йөргән егетләр, бүген-иртәгә солдат киемен киячәкләр. Алар өчен бөтенләй икенче яшәеш-хәрби тормыш башланачак.

Ул көнне хәрби комиссариат алдына гадәттәгедән дә күбрәк кеше җыелды. Язгы чакырылышны тәмамлап, соңгы төркемдә 15 егет Ватаныбыз иминлеген сакларга китте. Озатуга килүчеләр арасында аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм, әлбәттә инде, сиздерми генә читкә борылып күз яшьләрен сөртүче дус кызлары килгән. Хәрби хезмәттән кайтуыбызга күп еллар үтүгә дә карамастан, мондый чакта үзебезнең дә армиягә киткән вакытлар искә төшә. Янәшәдә баскан кайбер ир-егетләр дә “эх, бар иде шул яшь чаклар”,-дип куялар. Ә кайсылары “алсалар һич тә каршы булмас идем, дөнья күреп кайту бер ни түгел ул, җитмәсә хезмәте дә хәзер бер ел гына бит”,-диләр.

Яңа Чүпрәле авылы егете Айрат Җәлалов урта белем алганнан соң, Ульяновск дәүләт университетының юридик факультетында укыган. Армиягә китәсе көнгә каршы соңгы имтиханын тапшырган. “Дипломны әти барып алыр, ә армиядән калырга теләмим. Чөнки хәрби билетым булмаса мине юрист эшенә кем дә алмаячак. Үзвакытында барып кайту берни түгел ул”,-ди Айрат.

Хайбулдино авылы егете Эдуарт Шәрәфетдинов та Ульяновск шәһәрендә механиклар техникумын тәмамларга өлгергән. “Белгечлегем хәрби хезмәттә дә ярап куяр, шундыйрак частьне вәгъдә иттеләр”,-ди ул. Әйе, бүгенге армиягә дипломлы белгечләр бик кирәк. Ил иминлеген саклауга көннән-көн сыйфатлы яңа техника, яңа корал алына. Хәзерге хәрби әзерлекне Калашников автоматына сылтап кына күз алдына китереп тә булмас иде. Район хәрби комиссары Вил Нуруллин әйтүенә караганда, хәрбиләргә игътибар артканнан-арта бара. Электәге кебек үк, якташларыбызга армиягә киткәндә махсус тарифлы кесә телефоннары тапшырылачак. Шулай ук җыелу пунктларында банк карталары бирү дә күздә тотыла. Ай саен солдатларның исәп-хисап счетына 2шәр мең сум акча күчерелә. Ә ятимнәр өчен ул тагын 1 мең сумга күбрәк булачак икән. Егетләребезне Ерак Көнчыгыш, хәрби диңгез һәм башка элиталы частьләр көтә.

Халкыбыз солдатта булуны һәрчак мактады, изге бурыч дип атады. Без дә аларның һәркайсына нык исәнлек теләп, туып-үскән якларына исән-имин кайтуларын көтәбез.

 


Рәшит Фәтхуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International