27 март көнне Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында яшәүче Алиуллина Минсәрбәр Хәсәнҗан кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны күркәм бәйрәм белән котларга Чүпрәле районы Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Хәсәнов һәм авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов килделәр. Кунаклар юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.
Минсәрбәр Хәсәнҗан кызы ялгызы гына яши. Аны социаль хезмәткәр Эльмира Вәлиуллина карый. Минсәрбәр апа аңа бик рәхмәтле. Юбилярның кызы, ике оныгы һәм бер оныкчыгы бар, алар Ульяновск шәһәрендә гомер итсәләр дә, әниләре янына бик еш кайтып ериләр.
Кунаклар килүгә Минсәрбәр апа үзе бәлеш пешереп куйган иде, чәй белән сыйлады. Хөрмәт итеп килүләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.