Бүген, 2022 елның 26 мартында Чүпрәле районында эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык-2022" XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы старт алды.
Фестиваль 2 көн дәвамында, бүген һәм иртәгә район мәдәният йорты сәхнәсендә узачак.
Зона турында Буа, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан һәм Чүпрәле районнарыннан яшь талантлар катнашачак.
Фестивальдә катнашучыларның барысын да Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров сәламләде:
- Безнең район инде өченче тапкыр әлеге искиткеч фестивальнең зона турын үзендә кабул итә. Бу фестиваль - республикада гына түгел, ә илдә, хәтта дөньяда, тиңе булмаган уникаль проект. Бу проект балаларыбызның талантларын ачарга мөмкинлек бирә. Әлеге фестивальнең 22 ел үткәрү дәверендә безнең республикада һәр бала үзенең талантын күрсәтә алды. Безнең районда гына да зона турын уздыру вакытында республикабызның 6 районыннан 1000нән артык бала катнашачак. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка шундый җылы, күңелле, әкияти бәйрәм һәм, әлбәттә инде, күңеле, бөтен барлыгы белән җан атып торган Дмитрий Александрович Тумановка зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Фестиваль балалар өчен барысын да эшли, ә балалар-безнең киләчәгебез һәм безнең киләчәк шушы йолдызларыбыз кебек якты булыр дип ышанабыз, - диде Марат Гафаров.
– Минемчә, "Созвездие-Йолдызлык" - безнең республикада иң матур, иң якты һәм мөһим фестиваль. Барыгызны да искиткеч бәйрәм белән котлыйм. Чынлап та, безнең Татарстаныбыз сезнең кулыгызда. Музыка, сәнгать белән шөгыльләнгән баланың күңеле дә чиста, матур, якты була. Шушы "Созвездие-Йолдызлык"ны бөтен җир шарына күчерсәк, безнең җир шарыбызда тынычлык, матурлык булачак. Барыгызга да уңышлар телим!, - ди Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина,
- Бүгенге залда республикабызның милли байлыгыбыз, шушы матурлыкны тәрбияләгән, үстергән әти-әниләр, остазлар утыра. Илебезнең бөек киләчәге сезнең кулларда. Бу фестивальнең иң зур өстенлеге шунда ки, ул җанны формалаштыра торган мул репертуардан, матурлыктан тора. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, шушы әкияти бәйрәм дә аның теләктәшлеге белән уза, иң мөһиме - күңелләребез һәм уйларыбыз чиста булсын, - диде Дмитрий Туманов, зона турының район башлыкларына да рәхмәт сүзләрен җиткереп.
Бүген жюри әгъзалары алдында Буа, Апас, Тәтеш, Чүпрәле районнары конкурсантлары үз талантларын күрсәтә.
Иртәгә, 27 мартта, сәхнәгә Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан районнары вәкилләре чыгачак. Кич белән, 18 сәгатьтә, зона этабының Гала-концерты булачак, анда җиңүчеләр бүләкләнәчәк.