Зур Аксу урта мәктәбе базасында, Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган, Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Кубогына кызлар җыелма командалары арасында мини-футбол буенча турнир узды.
Ярышларны тантаналы рәвештә Чүпрәле районы башлыгы Гафаров Марат Ринат улы ачты. Шулай ук барлык катнашучыларны Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Храмов Алексей Васильевич сәламләде һәм уңышлар теләде.
Мини-футбол буенча турнирда Чүпрәле районы кызлары арасында безнең район урта мәктәпләренең сигез җыелма командасы катнашты. Киеренке көрәштә турнирда җиңүчеләр ачыкланды.
Өченче призлы урынны Зур Аксу урта мәктәбе кызлар командасы яулады. Икенче урынга Г.Т.Семенов исемендәге Городище урта мәктәбенең кызлар командасы лаек булды. Беренче урынны Советлар Союзы Герое П.С.Юхвитов исемендәге Хорновар-Шигали урта гомуми белем бирү мәктәбенең кызлар командасы яулады.
Алексей Храмов финалга чыккан командаларга медальләр һәм футбол туплары тапшырды, ә 1 урынны алган команда Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы кубогына лаек булды.