Бүген, 2022 елның 25 мартында, тыл һәм хезмәт ветераны Любэ Филипповна Алексеевага 95 яшь тулды.
Бу истәлекле көнне юбилярны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мухитова котлады. Кунаклар юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Люба Филиппова барлык вакыйгалар турында хәбәрдар.
- Әни һәрчак укый, яңалыклар тыңлый. Олы яшьтә булуына карамастан, газетаны ул күзлексез укый. Ишетүе генә начаррак, - ди кызы Елизавета.
Люба Филипповна 1927 елның 25 мартында Чүпрәле районының Чуаш Шәйморзасы авылында туа. 5 сыйныф кына укып кала ул, аннан сугыш башлана. Сугыш елларында яшьтәшләре белән колхозда эшли. Сугыштан соңгы елларда Мәскәү һәм Вологда өлкәләренә ике тапкыр торф эшкәртүгә чыга. Соңрак авылда бензин заправкасында эшли.
1954 елда авылдашына кияүгә чыга. Ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бер улы һәм кызы гаиләләре белән Ульяновск өлкәсендә, кече улы авылда яши. Бүгенгесе көндә Люба апаның 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Ни кызганыч, ире 1985 елда вафат була.
Хәзерге вакытта юбиляр авылда кече улы Анатолий, килене Надежда һәм оныгы белән яши.
Ул кунакларга бик шат иде, рәхмәт сүзләре җиткерде.