Чүпрәле районы хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзер

2022 елның 25 марты, җомга

   Язгы кыр эшләре башланганчы махсус комиссия район хуҗалыкларында, агрофирма филиалларында һәм КФХларда авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.

   2022 елның 24 мартында комиссия рәисе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р. Р. Хәбипов һәм комиссия әгъзалары: «Казан ДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы мөдире Д.Т. Хәлиуллин, «Казан ДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау кафедрасы ассистенты Р.И. Гәрәев, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.А. Сатдинов, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Т.А. Халитов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы буенча инспекторы И.И. Шәйхатдаров Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының АПК оешмалары арасында 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс уздырды.

   Комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзер. Техниканы әзерләүдә «Чынлы» ҖЧҖ, «П.В.Дементьев исемендәге агрофирма" ҖЧҖ хуҗалыклары, Шулай ук «АгроТрансПорт» ҖЧҖ, «Низамов А.А» КФХ, «Эталон-Агро» ҖЧҖ аеруча нык аерылып торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International