Чуаш Чүпрәлесе авылында гомер итүче Валентина Николаевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2022 елның 25 марты, җомга

   22 март көнне Чуаш Чүпрәлесе авылында яшәүче Валентина Николаевна Яшина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 9 яшь була. Кечкенә булуына карамастан, ул яшьтәшләре, әниләре белән беррәттән колхоз кырларында хезмәт куя. Язгы чәчүдә, урып-җыюда катнаша. 

   Сугыштан соң да Валентина Николаевнага авырлыкларны күп күрергә туры килә. Үзенең хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы белән ул бөтен авырлыкларны да җиңеп чыга ала. Гомерен туган колхозында хезмәткә һәм алты баласын тәрбияләүгә багышлый.

    Бүгенгесе көндә юбилярның 14 оныгы, 10 оныкчыгы бар. 

   Ветеранны котларга Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлеге депутаты Алексей Годунов һәм туганнары килгән иде. Алексей Николаевич Валентина Николаевнага Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы М. Р. Гафаровның истәлекле бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International