Буа районы мәдәният йортында Татарстан ветераннары арасында уза торган “Балкыш” фестиваленең VII зонара этабы узды. Анда безнең районнан ветераннар советы рәисе Роза Нәсыйбуллина җитәкчелегендә үзешчәннәр катнашты.
“Хелхем” ансамбленең – фольклор чыгышы, Әлфия Яхиеваның җырлавы, Тәлгать Җәббаровның баянда үзе уйнап җырлавы, Дилүзә Азизованың башкорт биюе, Наталия Макарованың - рус халык җыры, Виталий Хубахов белән Василий Кадушкиннарның дуэты ңюри тарафыннан югары бәяләнде, -ди Роза Нәсыйбуллина.
Һәр номер чыгыш ясаучының презентациясе белән баетылган. Үзешчән ветераннар фестивальнең Дипломына лаек булганнар.