Чүпрәле районының "Чынлы" хуҗалыгында техникага техник тикшерү узды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

   Бүген, 2022 елның 23 мартында, Чүпрәле районының «Чынлы» ҖЧҖендә расланган график нигезендә тракторларга, үзйөрешле машиналарга техник тикшерү узды. Бу хакта безгә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле мунициципаль районы буенча Баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхатдаров хәбәр итте.
  - Техник карауга 47 берәмлек техника тәкъдим ителде. 

   Йомгак ясап шуны да эйтеп була,"Цильна" хуҗалыгында техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән. Тракторлар янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария билгеләре һәм чокырга каршы терәкләр белән җиһазландырылган. 

   Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шайхатдаров Рафик Шәйдуллов («Нью-Холланд – Т 9040» тракторы), Фәргать Аббазов («МТЗ – 82» тракторы), Фәрит Аббазов («МТЗ – 82» тракторы), Азат Сатдинов («Т – 150» тракторы), Иван Фролов («Кировец 742» тракторы) эшләрен аерым билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International