Бүген, 2022 елның 23 мартында ата-аналар математика фәненең база өлеше буенча БДИ тапшырдылар.
Имтихан 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә "Бергә имтихан тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» акциясе кысаларында узды.
Чарада район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов катнашты.
– Быел Бөтенроссия акциясе алтынчы тапкыр уза. Акция мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан оештырылды. Әлеге чараның төп максаты - ата-аналарны Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштыру, - диде Илсур Халитов.
Ул билгеләп үткәнчә, быел БДИ үткәрүдә әлләни яңалыклар юк. Имтиханнар, барлык кагыйдәләрне үтәп, Роспотребнадзор таләпләре нигезендә узачак.
Чын БДИдагы кебек үк, бөтен процедураны әти-әниләр дә үтте. Башланыр алдыннан алар термометрия ярдәмендә тикшерү уздылар, барысы да медицина битлекләрендә булды, дистанция үтәлде.
Ата-аналар БДИ үткәрү тәртибе белән таныштылар: керү режимы, теркәлү һәм аудиторияләрдә утырту, инструктаж, бланкларны тутыру белән таныштылар.
Район мәгариф бүлеге методисты Фәния Низамова БДИ тапшыру кабинетына узгач, имтихан барышында контрольнең ничек алып барылуы, имтихан материалларының ничек басылуы һәм эшкәртелүе турында сөйләде. Оештыручылар документларны дөрес рәсмиләштерү тәртибен аңлаттылар.
- БДИга әзерлек вакытында чыгарылыш сыйныф укучыларында белем генә түгел, дөрес психологик кәеф тә, үз көчеңә ышаныч та зур әһәмияткә ия. Биредә гаиләнең роле бәяләп бетергесез, - диде Фәния Низамова.
Шуннан соң ата-аналар тест биремнәрен үтәргә кереште. Дөрес, аларга БДИ биремнәренең кыскартылган варианты гына тәкъдим ителде. Барлык биремнәрне үтәүгә 40 минут вакыт бирелде. Тест имтиханында 10дан артык ата-ана катнашты.