Чүпрәлеләр Самара өлкәсенең Гали авылына эш сәфәре белән бардылар

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

  Марат Гафаров җитәкчелегендәге районы делегациясе Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали (Алькино) авылында булды. Эш визитның төп максаты – авылда яшәүчеләрнең шәхси ярдәмче хуҗалыклары үсеше белән танышу иде.

  Гали авылына эш сәфәре очраклы гына сайланмаган. Беренчедән, монда, нигездә, татарлар яши, икенчедән, авыл халкы аграр җитештерүне бөтенләй гадәти булмаган форматта үстерү буенча уникаль тәҗрибә туплаган. Биредә колхоз таркалганнан соң, авыл үзенең яшәешен генә саклап калмыйча, шәхси ярдәмче хуҗалыклар бәрабәренә яшелчә үстерү юнәлешендә алдынгы позицияләрне яулый алган.

   Авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев сөйләвенчә, Гали – Самара өлкәсендә иң зур татар авылларының берсе, биредә ел әйләнәсе помидор һәм кыяр үстерү белән шөгыльләнәләр.

   Авылда  2000гә якын кеше яши. 700 ишегалды исәпләнә, 4 мәчет һәм мәдрәсә, авыл мәдәният йорты, шулай ук урта мәктәп, балалар бакчасы эшли. Белем бирү учреждениесенә 200гә якын укучы, балалар бакчасына 60 бала йөри.

   Моннан тыш, авылның тарихын барлаган бик бай авыл музее булдырылган,  шулай ук авыл китапханәсе бар, аның фондында 15 мең данә китап исәпләнә.

   Район делегациясе составында җирле эшмәкәрләр, КФХ башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары бар иде. Алар барысы да үз хуҗалыгында һәм үзләренә караган территориядә Гали авылының  тәҗрибәсен кертү белән кызыксындылар.

  Авылда маллар асрау юнәлеше дә онытылмаган, үсемлек маен җитештерү буенча да эшчәнлек алып барыла.

   Авылда иң эре КФХларның берсе – Камил Исхаков хуҗалыгы. Ул үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Шулай ук хуҗалык токымлы атлары белән дә данлыклы.

   Эш сәфәре ахырында чүпрәлеләр Самара өлкәсенең Челно-Вершины авылындагы заводта да булдылар. Завод сыер саву аппаратлары, вакуум җайланмалары, насослар, сөтүткәргечләр, терлекчелек фермалары өчен җиһазлар, терлекчелек фермалары өчен җиһазлар, запас һәм комплектлау җайланмалары һ.б. җитештерә.

   Делегация завод җитәкчелеге белән аларның продукциясен сату-алу буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International