Чүпрәледә "Аҗаган" хәрби-спорт уенында иң яхшы команданы билгеләделәр

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

   21 март көнне 1 нче санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында «Аҗаган-2022» хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды. Чарада үз куст этапларында җиңүче Яңа Элмәле, Матак, Кече Чынлы һәм Иске Чүпрәле урта мәктәпләре командалары катнашты.

   Чарада катнашучыларны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров сәламләде. Ул командаларга уңышлар һәм, әлбәттә, җиңүләр теләде.

   Баш хөкемдар Илнур Мәүләтов хәрби-спорт уеннары программасы белән таныштырганнан соң, төрле дисциплиналарда ярышлар башланды. Көн дәвамында командалар хәрби-спорт уенының төрле төрләре буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш иделәр.

   Гомумкоманда зачетында 1 нче санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы, иң зур балл җыеп, «Аҗаган-2022» хәрби-спорт уенының муниципаль этабында җиңүче булды. Нәкъ менә бу команда безнең район данын зона этабында яклаячак. 2 урынны Яңа Элмәле урта мәктәбе командасы, 3 урынны Матак урта мәктәбе командасы алды.

   Төрле дисциплиналар һәм гомумкоманда зачетында призлы урыннар алган барлык командаларга да Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин грамоталар тапшырды, ә Кубокны 1 нче санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International