Район оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре белән традицион киңәшмәдә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
Бүләкләрне Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров тапшырды.
Россиядә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне март аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 20 мартка туры килде һәм рәсми дәрәҗәдә 42нче тапкыр билгеләп үтелә.
Күпьеллык намуслы хезмәте, югары профессионализмнары өчен һәм Россиянең халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан, «Прогресс» муниципаль унитар предприятиесе экономисты Чулпан Сабирҗанова, «Прогресс» муниципаль унитар предприятиесенең операторы Рафаил Мөшәрәпов һәм «Прогресс» муниципаль унитар предприятиесенең электр белән эретеп ябыштыручысы Марат Идрисов Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.