Чүпрәлеләр җирле продукцияне Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сату итәләр

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

   19 мартта Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча традицион ярминкәләр старт алды. Ярминкәләр һәр атна саен 2022 елның 23 апреленә кадәр үткәреләчәк.

   Бүген беренче язгы ярминкә уза, анда Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә катнаша. Алар Киров районында Батыршин урамында җирле продукция тәкъдим итәләр.

  Иртәдән ярминкәдә бик җанлы. Район делегациясе Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов җитәкчелегендә катнаша.

   Ярминкәдә эше  белән  ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов та танышты.

   Продукция кулай бәяләрдән сатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International