Чүпрәледә команда-штаб өйрәнүләре узды

2022 елның 18 марты, җомга

   Бүген, 2022 елның 18 мартында, Чүпрәле районында комплекслы тикшерү кысаларында команда-штаб өйрәнүләре узды. Анда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары, полковник Игорь Драгунов, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең оператив планлаштыру бүлеге баш белгеч-эксперты Владимир Олудин, шулай ук хакимият органнары вәкилләре, барлык махсус хезмәтләр һәм районның көч структуралары хезмәткәрләре катнашты.

   Беренче биремдә Үби авыл җирлегендә электр үткәргечләрнең күп санлы өзелүләре белән булган һәлакәтне эшләргә кирәк иде.

   Аннан соң бердәм дәүләт хезмәтенә район мәдәният йортында тамашачылар залының сәхнә өлеше януы турында хәбәр килде. Бу вакытта мәдәният йорты сәхнәсендә чираттагы чарага репетиция уза, залда һәм бинада халык җитәрлек иде. Аларны куркынычсыз эвакуацияләргә, аннары янгынны сүндерергә кирәк иде. Шулай ук янгын вакытында бер зыян күрүче дә булып чыкты, аңа да ярдәм итәргә кирәк иде.

   Соңгы бирем Чүпрәле-Казан-Ульяновск автомобиль юлында Форд микроавтобусы һәм ВАЗ 2107 җиңел автомобиле арасында булган юл-транспорт һәлакәтләрен бетерү булды. Соңгы транспортны йөртүче күп санлы имгәнүләрдән үлә, автомобиль пассажиры да имгәнә. Аларны авто салоныннан алырга кирәк иде.

  Команда-штаб өйрәнүләре ахырында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары, полковник Игорь Драгунов хезмәтләрнең куелган бурычларны уңышлы үтәүләрен билгеләде, барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International