Район территориясендә коррупциягә каршы дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, коррупция фактларын ачыклау һәм коррупцион күренешләр турында халыктан мөрәҗәгатьләр кабул итү өчен «Ышаныч телефоны», шулай ук «Ышаныч тартмасы» эшли.
“Ышаныч телефоны” һәм “Ышаныч тартмасы”– күпфункцияле үзәк бинасында, прокуратура, полиция бүлегендә, район Башкарма комитет бинасында, шулай ук, районының барлык авыл җирлекләрендә урнаштырылган.
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен телефон номерлары:
8(843-75) 2-28-91 – район прокуратурасы;
8(843-75) 2-20-45 – Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле муниципаль районы буенча бүлеге;
8(843-75) 2-20-17 – Чүпрәле муниципаль районында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча комиссия.