Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара салым инспекциясенең ситуацион үзәге салым түләүчеләрдән бизнес куркынычлыклары турында килгән мөрәҗәгатьләрне көн саен күзәтә. Барлык кергән мөрәҗәгатьләр анализлана, гомумиләштерелә һәм килеп туган шартларда системалаштыру һәм кирәкле ярдәм чараларын күрү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең Федераль ситуацион үзәгенә җибәрелә.
Барлыкка килгән икътисадый куркынычлар турында мәгълүматны Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара салым инспекциясенә түбәндәге каналлар буенча җибәрергә мөмкин:
- шәхси кабинетлар аша электрон рәвештә, Россия Федераль салым хезмәте сайты аша, телекоммуникацион элемтә каналлары, r1600@tax.gov.ru электрон почтага;
- турыдан-туры салым органына яки почта аша;
- кайнар линия телефоннары буенча 8(84371) 2-00-28.
Инспекция килеп чыккан икътисадый куркынычлар турында мөрәҗәгатьләрне җибәргәндә ИНН, эшчәнлек төрен (ОКВЭД), шулай ук бизнес өчен барлыкка килгән куркынычларны күрсәтергә һәм элемтә өчен контакт телефон номерын күрсәтергә киңәш ителә.