13 мартта Иске Чокалы урманчылыгы территориясендә урнашкан чаңгы базасында V районара чаңгы марафоны узды.
Ярышларда, районыбыз спортчыларыннан тыш, Чуаш Республикасының күрше Шомыршы районыннан, Ульяновск өлкәсенән, Татарстан Республикасының Буа районыннан чаңгычылар да катнашты.
Чаңгы марафонын ачу тантанасында район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов чаңгычыларга уңышлар теләде.
Ярышларда җиңүчеләр яшь төркемендә иң яхшы вакыт күрсәткечләре буенча билгеләнде.
Ярышлар тәмамлангач, призлы 1, 2, 3 урыннарны алган спортчыларга Грамоталар, медальләр, Ульяновск шәһәрендәге «Улет» аквапаркына бару өчен сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чаңгы ярышларының иганәчесе Нияз Дамаев булды.