10 март көнне Чүпрәле районы администрациясендә муниципаль хезмәткәрләр өчен керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмә тутырганда сорауларны аңлату буенча укулар узды.
Аның эшендә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирек Хәйруллин, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре, муниципаль хезмәткәрләр, авыл җирлекләре секретарьлары, шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге баш киңәшчесе Руслан Мөгинов катнашты.