Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы утырышын чакыру турында

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

   Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясының 2 пунктчасы, Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2022 елның 9 мартындагы 8 номерлы карары нигезендә дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының унсигезенче утырышы чакырыла. 

  Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:

1) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2022 елга һәм 2023-2024 планлы чорына бюджеты турында» (15.12.2001 ел, № 14/2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы авыл җирлекләренең генераль планнарын әзерләү зарурлыгы булмау турында.

3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Контроль-хисап палатасының 2021 елдагы эшчәнлеге турында хисабы.

4) «2021 елда Татарстан Республикасында, шулай ук Чүпрәле муниципаль районы территориясендә Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе доклады турында.

5) Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең 2021 елдагы хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар турында.

6) Төрле.

   Район Советы утырышы 2022 елның 16 мартында сәгать 10:00 Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International