Марат Гафаровның 8 март хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан котлавы

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

   Хөрмәтле хатын-кызлар!

   8 март хатын-кызлар бәйрәмендә ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти.

   Хатын-кыз элек-электән гаиләне бербөтен итүче, ирне дә, балаларны да багучы, киләчәк кешесе тәрбияләүче тыйнаклык, сабырлык һәйкәле, әхлаклылык өлгесе, тормыш тоткасы булган. Бүгенге көндә дә шундый булып калуы өстенә ул җәмәгать эшләрендә  актив катнашучы, хезмәт иясе дә.

   Гомерләре буе тормышның авыр йөген ялгыз күтәреп, яу кырыннан кайта алмаган ир, улларын әле дә булса күркәм сабырлык белән көткән газиз әбекәйләр, гаилә учагын сүндерми саклаучы, илебезгә батырлар үстерүче аналар, сөйкемле апа-сеңелләр! Сезнең һәрбарчагызны язның тәүге бәйрәме булган 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас котлыйм. Язның ягымлы кояшы тәнегезгә сихәт бирсен, йортыгызда иминлек, сөю-сәгадәт, тормышыгызда бәрәкәт яшәсен, һәр эшегезне уңышлар озатып йөрсен. Күк йөзе аяз, ә бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!

   Марат Гафаров, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International