Авиабилетлар өчен акчаны кайтарып була

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

   Россиянең Көньягында аэропортлар эшен вакытлыча туктатып тору белән бәйле рәвештә, Россия Транспорт министрлыгының оператив штабы һәм Роспотребнадзор үзәге хәбәр итә:
   Һавада пассажирлар йөртү кагыйдәләре буенча рейс гамәлдән чыгарылган яки тоткарланган, пассажирлар ташу маршруты яисә вакыты үзгәргән очракта, пассажирлар расписание буенча һава транспорты өчен түләнгән түләүне кире кайтарырга хокуклы дип билгеләнә.
   Форс-мажор шартларын, аерым алганда, 24 февральдә Россиянең көньяк аэропортларының эшен туктатып торуны, шулай ук авиакомпанияләр тарафыннан рейсларны башкару мөмкинлеген исәпкә алып, гамәлдән чыгарылган рейсларның пассажирлары билет өчен акчаны кире кайтарырга яки билетларны башка даталарга алыштырырга хокуклы, дип хәбәр итәбез. Моның өчен авиапассажир йөртүчегә яисә билетлар сатып алынган оешмага мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле гариза бирергә кирәк.
    Өстәмә консультацияләр алу өчен, шулай ук пассажирлар ташучылар исеменә гаризалар язганда ярдәм кирәк булса, Роспотребнадзорның тиешле территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International