Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, "Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы" дигән темага бушлай вебинар үткәрәчәк

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

   2022 елның 10 мартында 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, "Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы" дигән темага салым түләүчеләр өчен бушлай вебинар үткәрәчәк.

  Семинар спикеры булып Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак.

   Трансляция барышында спикерга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылачак. Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

  Вебинарда катнашу өчен кирәк:

• сылтама буенча күчәргә: https://w.sbis.ru/event/webinar_redirect/417761cd-3148-405a-a703-b9f3fb878bbb к;

• ачылган биттә «катнашачакмын» төймәсенә басып, чарага теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International