Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Рокия Аляутдин кызы Мифтяхова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 1 марты, сишәмбе

  Бүген, язның беренче көнендә, Кече Чынлы авылында яшәүче Рокия Аляутдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   Юбилярны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов килделәр. Алар Россия Президентыннан котлау открыткасы, район башлыгыннан истәлекле бүләк, чәчәкләр тапшырып, иң изге теләкләрен юлладылар.

   Рокия апа үзенең балачагын бернәрсәсез урамда яшәп калу белән искә ала.

  – Безнең гаиләне кулаклар дип урамда бастырып калдырдылар. Аннары безне бер бабай үзенең балчык ызбасына кертте. Идәне саламнан иде. Әтигә сугышка китәргә дигән кәгазьне безгә биреп калдырган иде бер олырак яшьтәге абзый. Икенче көнне үк алып та киттеләр аларны. Бу 1941 елның 29 июле иде, - ди Рокия апа.

   Ире Мингали абый белән алар 6 бала тәрбияләп үстерә. Дүрт малай һәм ике кыз. Төпчекләренең армиядән кайтуын күрә алмый гаилә башлыгы, бакыйлыкка күченә. Рокия апа ике баласын югалту хәсрәтен тә күрә.

   Бүген Рокия апа янында улы Илгиз һәм килене Лилия – төп таянычы, уң кулы булып торалар. Бер сүздән торуларына да 30 ел вакыт узган.

   Рокия апа кунакларга бик сөенде, өлкән буынга булган хөрмәт-ихтирамнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International