Чүпрәле районы территориясендә милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2022 елның 1 марты, сишәмбе

   28 февральдә Чүпрәле районы территориясендә милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Аны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин алып барды.

   Киңәшмә барышында районда 2021 елда тормышка ашырылган һәм 2022 елда гамәлгә ашырылачак проектлар турында фикер алыштылар.

   Узган ел безнең Чүпрәле районында "Мәгариф", "Мәдәният", "Торак һәм шәһәр мохите", "Куркынычсыз юллар", "Эшмәкәрлек" кебек илкүләм проектлар тормышка ашырылды. Алексей Ярухин билгеләп үткәнчә, "Мәгариф" милли проекты һәм «Заманча мәктәп» төбәк проекты буенча 2021 елда Түбән Чәке, Уби, Иске Кәкерле урта һәм Яңа Уби төп мәктәпләрендә цифрлы һәм гуманитар профильләрдәге төп һәм өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен матди-техник база булдыру буенча эшләр башкарылган.

   Районда, шулай ук, "Мәдәният" милли проекты буенча, Түбән Каракитә авылы мәдәният йортына капиталь ремонт башланды, ул быел да дәвам итә. Аны ремонтлауга 12 млн. сумнан артык акча тотылган.

  "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты һәм "Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру" региональ проекты буенча "Дуслык" паркы реконструкцияләнде. Паркта баскетбол, волейбол, мини-футбол, урам тренажерлары белән зона, балалар мәйданчыгы, мәдәни чаралар өчен агач настил-амфитеатр барлыкка килде. Проектны тормышка ашыру барышында җәяүлеләр юлларын да төзекләндерүгә аерым игътибар бирелде. Паркны реконструкцияләүгә 16 млн. сумнан артык акча тотылган.

  "Имин юллар" илкүләм проекты буенча Казан – Ульяновск - Иске Чүпрәле автомобиль юлы төзекләндерелде. 2021 елда шулай ук районда "Экология" милли проекты һәм "Урманнарны саклау" төбәк проекты буенча 4,9 гектарда урман торгызу һәм урман үрчетү буенча эшләр башкарылды, шулай ук киселгән һәм һәлак булган урман утыртмаларының барлык участокларында урманнарны торгызу өчен урман орлыклары запасын формалаштыру буенча эшләр алып барылды. Бу илкүләм проект буенча Түбән Чәке авыл җирлегендә Түбән Чәке һәм Шатрашан авыллары арасында яшь үсентеләр утыртылды.

   "Эшмәкәрлек" илкүләм проектын тормышка ашырганда районның 4 кешесе үз эшен үстерүгә дәүләттән ярдәм ала алды. Алия Камараева һәм Нина Афанасьева әлеге илкүләм проект ярдәмендә 24 сыерга сөт фермасы төзүгә 3әр млн. сум займ ала алдылар, Айрат Айзәтов 90 баш мөгезле эре терлек симертүгә 3 млн. сум займ алды, Илсөяр Идиатуллина 1,3 га мәйданда җиләк үстерүгә 1,5 млн.сум алды.

   2022 елда районда шулай ук "Мәгариф", "Мәдәният", "Торак һәм шәһәр мохите", "Куркынычсыз юллар", "Экология" милли проектлары тормышка ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International