2022 елның гыйнварыннан декларация кампаниясе старт алды

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

   2022 елның гыйнварыннан декларация кампаниясе старт алды, аның барышында гражданнар 2021 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш.

   Әгәр 2021 елда, әйтик, милектә минималь вакыттан кимрәк булган автомобиль яки күчемсез милек сатылган, милекне арендага бирүдән яки физик затларга хезмәт күрсәтүдән керем алынган, күчемсез милеккә яки транспорт чарасы якын туганнарыннан кабул ителгән булса физик затлар кеременә салымны мөстәкыйль исәпләргә һәм 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне тапшырырга кирәк. Хәзерге вакытта биләүнең минималь вакыты 5 ел тәшкил итә, ә кайбер очракларда 3 ел, мәсәлән, гаилә әгъзасыннан яки якын туганнан мирас алу, хосусыйлаштыру, иждивение яки бердәнбер торак бирү нәтиҗәсендә алынган мөлкәтне сатканда. Шул ук вакытта күчемсез милекне – 1 млн сумга, ә башка милекне - елына 250 меңнән түбәнрәк суммага  саткан очракта, салым түләүчегә 3-НДФЛ декларациясен тапшырырга кирәкми.

  3-НДФЛ декларациясен шәхси эшмәкәрләр, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокатлар, һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар тапшырырга тиеш.

   Салым органына декларацияне 2022 елның 4 маена кадәр тапшырырга кирәк, ә декларациядә исәпләнгән НДФЛны 2022 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International