Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 2022 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән юеш кар явуы, томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.