Сугышчы-интернационалист, полковник Валерий Колпаков призларына чаңгы ярышлары 2008 елдан бирле үткәрелә
Ватанны саклаучылар көнендә, Чүпрәле районында Россия Федерациясе Кораллы Көчләре запастагы полковник, Чуваш Чүпрәлесе авылында туып-үскән Валерий Федорович Колпаков кубогына һәм призларына чаңгы ярышлары узды.
Ярышлар Иске Чокалы урман аланындагы "Чаңгы базасы” нда булды. Чарада чаңгы спортын үз итүче һәм әлеге төрдә көчле булган: Чәке, Уби, Чуваш Чүпрәлесе, Городище авылы спортчылары катнашты. Шулай ук, Ульяновск өлкәсе, Буа районыннан да кунаклар, ярышларны гамәлгә куючы Валериай Колпаков үзе һәм район башлыгы Марат Гафаров бар иде. Мәртәбәле кунаклар барлык чаңгы спортын яратучыларны сәламләделәр һәм әлеге чараның мөһимлеген ассызыклап, барлык катнашучыларга күңел күтәренкелеге, җиңүгә омтылыш һәм мөмкин кадәр күбрәк уңай эмоцияләр теләделәр.
Спорт бәйрәме кысаларында Марат Гафаров хезмәт һәм спорт ветераны Николай Хрисановны туган көне белән котлады һәм аның тормышта да, спортта да актив булуын ассызыклап Почет Грамотасы тапшырды. Ярышлар спортчылар арасында яшь категориясе буенча, берничә этапта узды. Чаңгыда 5-7 яшьлекләргә дә, 70 яшьне узганнарга да басарга һәм ярышырга мөмкинлек бирелде. Андыйлар арасында беренчелекне нәни Арианна яуласа, иң өлкәннәр арасында Геннадий Карсаков финишка беренче булып килде. Төрле оешма-предприятие җитәкчеләреннән Олег Албутов, Ләйсән Әхмәтова, Рәсимә Зартдинова, Лариса Решетова, Гүзәл Миначетдинова (хезмәт коллективы белән берлектә) ярыштылар.
Билгеле, ярыш булгач, җиңүчесе дә була һәм һәркем шуңа омтыла. Иң күп медальләрне дә Уби, Иске Чүпрәле, Чуваш Чүпрәлесе авылы спортчылары яулады. Күрше Буа районыннан килүчеләр дә сынатмады, төрле яшь категорияләре арасында беренчелекне алар да яулады. Ә ярышның күчмә кубогы Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлегенә бирелде. Ватанны саклаучылар көнендә узган бу ярышны оештыручылар да алар иде. Авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров үзе дә шунда булып ярышучыларны рухландырып, катнашучы һәркемне чәй эчәргә, “солдат боткасы”ннан авыз итәргә кыстап йөрде. Күчмә кубокның да үзләренә тапшырылуына куанып:
Без бу ярышларга ныклап торып әзерләнәбез. Һәм кубокны инде икенче тапкыр яулыйбыз. Авылда чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр күп, киләчәктә дә сынатмабыз, - дип белдерде.