Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Равил Бикчуровка лаеклы бүләк тапшырдылар

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

   Бүген, 24 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

   Утырыш эшендә район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә Чүпрәле районыннан да вәкилләр катнашты.

   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшчәнлегенә йомгак ясау кысаларында иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен дәүләт бүләкләре белән бүләкләү тантанасы булды.

   Россия Федерациясе Президенты Указы белән авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен шәхси эшмәкәр – КФХ башлыгы Бикчуров Равил Ади улына «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

   Бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International