Төрле сыйныф укучылары белән ай саен тиешле IT-темалар: икътисад, санлы һөнәрләр, кибербуллинг һәм башкалар турында сөйләшәчәкләр.
ТР Цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин республика мәктәпләрендә "цифрлы дәресләр" республика вәкилләре һәм Татарстанның иң эре IT-компанияләре лидерлары катнашында уздырылачагы турында әйткән иде. Һәм менә шундый дәресләрнең берсен, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә, "Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге" ДКУ дәүләт хезмәтләрен һәм сервисын цифрлаштыру юнәлеше җитәкчесе Марсель Гафаров үткәрде. Чара “Цифрлаштыру дәресе” һәм #Минем Хартия “Балачакның цифрлы этикасы” кысаларында оештырылды.
- Цифрлаштыру – тормышның аерылгысыз өлеше, шуңа күрә аннан качып булмый. Әлбәттә, һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш. Цифрлаштыру белән дә шул ук хәл. Безгә гаҗәеп мөмкинлекләр биргән цифрлаштыруны файдалы итеп куллана белергә кирәк, - дип укучыларга мөрәҗәгать итте Марсель Гафаров дәрес башында.
Аннан соң ул укучыларга интернетның уңай һәм тискәре яклары, интернеттагы куркынычсызлык һәм башка шундый мөһим нәрсәләр турында аңлатты. Үзенең чыгышын ул алдан әзерләп килгән презентациясе белән ныгытып та барды. Ул, шулай ук, укучыларга телефоннарына яисә компьютерларына нинди дә булса кушымта (приложение) интернеттан керткәнче яхшылап аның шартлары белән танышырга киңәш итте. Кайбер кушымталар, мәсәлән, кешенең шәхси мәгълүматын башкалар белән уртаклашуы турындагы кисәтә, Ә күпләр ул шартларны укып та тормый, тамга куя һәм үзеннән-үзе проблемаларга барып тоташуы мөмкин. Марсель Гафаров куар-код аша нинди дә булса социаль челтәрдә авторизация үтеп, уенга кереп карарга тәкъдим итте. Һәм шушы гади генә мисал аша көзге (зеркальный) сайтлар булуын һәм алар кешенең компьютердагы яисә телефондагы булган бар мәгълүматын урларга мөмкинлеген дә аңлатты.
Телефоннарыбызда, компьютерларыбызда күп кенә шәхси мәгълүматларыбыз тупланган. Без аларны урлаулары, төрле максатларда файдалана алулары турында уйлап та бирмибез. Мондый дәрестә катнашуым минем өчен дә бик файдалы булды. Ә укучылар өчен инде аның файдасы бәхәссез.
Цифрлаштыру турындагы дәресләрне башка мәктәпләрдә дә үткәрергә планлаштырабыз, - диде Марсель Гафаров.