Чүпрәледә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан митинг узды

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

   23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Чүпрәле районында Хезмәт һәм Хәрби Дан Монументы янында митинг узды.

   Җыелучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар һәм һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

   Тантанада оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре, укучылар һәм район халкы катнашты.

   Район башлыгы Марат Гафаров, ветераннар советы Рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе Виктор Петухов митингта катнашучыларны бәйрәм белән котладылар.

   - Ватанны саклаучылар көне – бөтенхалык, батырлык, бәйрәме. Бу бәйрәм безне Ватанга мәхәббәт белән берләштерә. Бу көнне без Ватаныбыз сагында торган геройларыбызны искә алабыз һәм алар белән горурланабыз. Бүгенге көндә илебез сагында торган егетләребез белән дә  горурланабыз. Күгебез аяз, көннәребез якты булсын, – дип, билгеләп үтте Марат Гафаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International