2018 елның 13 июлендә 10.30 сәгатьтән - 11.30 сәгатькә кадәр район Башкарма комитеты бинасында (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рауфович Гайзатуллин чүпрәлеләрне кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 2-21-75.
Иске Чокалы авылы соңгы арада төзелеш мәйданына әйләнде. Авыл янындагы елгада сусаклагыч (плотина) ясала, урам утлары рәтләнгән, чишмә төзекләндерелә башлаган, үзсалым акчасына авыл эчендәге юллар тәртипкә китерелә. Һәм иң көтелгәне - авыл йортларына эчәргә яраклы су кертелә.
Моңарчы “Борындык”, аннан соң “Чүпрәле” ашлык кабул итү элеваторы дип аталган предприятиене агымдагы елның февраль аеннан "Государев Амбар" дип атый башладылар.