ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә генә Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” мәдәният йортында һөнәри белем бирү “Ел казанышы – 2017” оешмалары студентларының үзидарә органнары арасында республика конкурсы үткәрелде.

12 февральдә Иске Шәйморза урта гомуми белем бирү мәктәбендә РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Ринат Тазетдиновның иҗатына багышланган регионара фәнни-эзләнү конференция үтте.

“Без кемнән ким, хәзер оныкларыбыз да компьютерсыз яши алмый. Замана компьютерга өйрәнүне таләп итә. Шуңа күрә бер төркем өлкәннәр җыелыштык та авылның ветераннар советы рәисе Дмитрий Романовка һәм пенсионерларның башлангыч оешмасы җитәкчесе Зоя Кузнецовага мөрәҗәгать иттек. Ниһаять, менә унлап авылдашыбыз белән беренче дәрескә дә килдек”,- ди алар шатланышып ветераннар.

Чүпрәле пенсионерларын компьютерда эшләргә өйрәтәләр.

Районга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.  Эш сәфәре кысаларында Парламент  җитәкчесе  район Советының 24нче утырышында катнашты. Аңа кадәр ул “Чүпрәле” сәнәгать мәйданы резиденты булган - “Формпласт” җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты.

Үткән атнада “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы”нда 2018 елда РФ Президентын сайлауларга багышланган “Яшьләр яшьләргә  сайлаулар турында” дип исемләнгән чара үтте. Ул “Кадрлар резервы” республика яшьләр проекты һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясенең теләктәшлеге нигезендә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International