Универсиада уты Чүпрәле аша үтәчәк

2013 елның 20 мае, дүшәмбе

Универсиада якынайган саен, аңа әзерлек эшләренең темплары арта гына бара. 

Районның күп кенә кешеләре иң зур футбол стадионы -Универсиаданың ачылу-ябылу тантаналары узачак комплексында булып, анда алып барыла торган төрле эшләрдә катнашып, тарихи вакыйгага үз өлешләрен керттеләр. Инде килеп, әлеге дөньякүләм тарихи вакыйганың шаһиты булырга теләгәннәр 2 июль көнне безнең район аша Универсиада утының үтүен күзәтә алачаклар. 


Резидә Җамалтдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International