1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә бердәм Универсиада көне үтте

2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Универсиадасына җәмәгатьчелек игътибарын  көчәйтү максатыннан  15 майда Татарстан Республикасының барлык белем бирү учреждениеләрендә дә Бердәм Универсиада көне үтте. Әлеге чара кысаларында район мәктәпләрендә дә чаралар узды.  

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә Бердәм Универсиада көненең тантаналы өлеше актлар залында үтте. Анда Татартсан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, муниципаль район Советының оештыру бүлеге начальнигы Радик Баһаутдинов катнашты.

Укучылар алдында чыгыш ясап, Шакир Ягудин Универсиаданың республика, илкүләм мөһим вакыйга булуын ассызыклады. Әлеге уңайдан үткәрелүче чараларда укучыларга уңышлар теләде.

15 май-Халыкара гаилә көне буларак та билгеләп үтелә. Шуңа да бу һәм Универсиада  көнен берләштереп, мәктәпнең спорт залында “Безнең гаилә-Универсиада белән очрашуга” дип исемләнгән спорт-савыктыру чарасы үткәрелде.

Чарада 4 а сыйныфы укучылары һәм аларның әти-әниләре: Алимовлар, Вязниковлар, Шәкуровлар гаиләләре катнашты. Аларның һәркайсы Универсиада эмблемалары, медальләре һәм грамоталары белән бүләкләнде.

 


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International