Чүпрәледә Гарәп бизнесмены - «Lootah Group of Companies» компаниясе башлыгы Ибраһим Сәид Әхмәд Лутах булып китте

2021 елның 13 августы, җомга

   12 августта Чүпрәле районында Гарәп Әмирлегеннән эшмәкәр - «Lootah Group of Companies»  компания башлыгы Mr. Ibrahim Lootah –Ибраһим Сәид Әхмәд Лутах булып китте. 

   «Lootah Group of Companies» компаниясе Гарәп Әмирлеге һәм Якын Көнчыгышның алдынгы компанияләре исәбенә керә, эшчәнлекнең киң спектрын колачлый. Компания составында күп санлы заводлар исәпләнә. 
   Район башлыгы Марат Гафаров дәрәҗәле кунакка Чүпрәле районының инвестицион потенциалын тәкъдим итте.
   Гомумән, администрация фойесында «Идел буе Цеолиты» ААҖ, «Государев Амбар» ААҖ продукциясе, шулай ук җирле җитештерүчеләр, шул исәптән икмәк заводы, умартачылык белән шөгыльләнүче Марат Исхаковның продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде. 
   Моннан тыш, кунаклар «Чүпрәле» сәнәгать паркында булдылар. Аерым алганда, «Формпласт» ҖЧҖ җитештерү һәм иван-чәй җитештерү белән таныштылар.
   Визит барышында эшлекле хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
   Гарәп ягы вәкилләре Чүпрәле продукциясе белән кызыксынуларын белдерделәр һәм тагын да нәтиҗәлерәк визитка өметләнүләрен белдерделәр.
   Үз чиратында район башлыгы Марат Гафаровны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә үз компанияләренең җитештерү масштабларын һәм ысулларын күрү өчен чакырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International