Чүпрәледә бәрәңге утырту мәшәкате

2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

“Шомырт чәчәк атты - туң китте, бәрәңге чәчәр вакыт”,-дия торган иде күрше бабай.

Хәзер инде бу сынамышларга әллә ни колак та салмыйбыз шикелле. Ә быел бәрәңге утыртулар нәкъ менә шушы-шомырт чәчәк аткан чорга туры килде. Район үзәгендә инде бу көннәргә төп ризыгыбыз булган-бәрәңгене утыртмыйча калган хуҗалык булса да, бер-ике генәдер. Ә менә иске Чокалы, Каракитә кебек авылларда андыйлар бар икән әле. “Ындырлар кипмәгән”, -дигән җавап ишеттек, “бәрәңге утыртттыгызмы әле?”-дип, телефон аша биргән соравыбызга каршы.


Резидә Җамалтдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International