Иң югары күрсәткечләргә ирешкән иң яхшы игенчеләр хөрмәтләнде

2021 елның 3 августы, сишәмбе

   Бүген район башлыгы Марат Гафаров һәм аграр идарә башлыгы Тәлгать Халитов комбайнчылар басуларында булдылар һәм иң югары күрсәткечләргә ирешкән иң яхшы игенчеләрне хөрмәтләделәр.

   Алдынгыларны хөрмәтләү «Эталон-Агро»ҖЧҖдән башланды. Монда күчмә Кызыл Байрак һәм акчалата премияне комбайнчы Сергей Захаров алды. «Чынлы» ҖЧҖендә Рафыйк Шәйдуллов шулай ук Рәхмәт хаты, акчалата премия белән бүләкләнде һәм аңа күчмә Кызыл байрак тапшырылды.

  Дементьев исемендәге агрофирмадан иң яхшы комбайнчылар - Михаил Чувашов, Денис Юркин, Фәнис Хәйруллин һәм Геннадий Фадеев, «Р.А. Бикчуров» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Илгизәр Бухариев, Владимир Ширтанов, «И.Ф. Мәхмүтов» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Илмас Фәизов, "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгыннан Динар Низамов. Аларга да акчалата премияләр, Рәхмәт хатлары һәм күчмә Кызыл байрак тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International