Чүпрәле районының статистика бүлеге әйдәп баручы белгече Фидания Низаева сүзләренә караганда, тулаем алганда, авыл хуҗалыгы исәбен алу буенча планлаштырылган эшләр башлануга барысы да әзер.
Бүген район мәдәният йортында әлеге чарага әзерлек кысаларында исәпкә алуда катнашучыларны укыту булды. Уку эшендә район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин катнашты.
Семинар программасы федераль дәрәҗәдә эшләнгән методик тәкъдимнәрне һәм инструкцияләрне өйрәнү, шулай ук гамәли дәресләрне үз эченә алды. Катнашучыларга респондентларның сораштыру тәртибен аңлаттылар, махсус программа белән тәэмин ителгән планшет компьютерларында эшләргә өйрәттеләр.
Чүпрәле районы буенча авыл хуҗалыгы исәбен алуга 20 дән артык белгеч – исәпкә алучылар, инструктор җәлеп ителәчәк. Аларга бер ай эчендә авыл хуҗалыгы культуралары һәм күпьеллык үсентеләр, чәчүлек мәйданнары структурасы, авыл хуҗалыгы терлекләре, җитештерү инфраструктурасы, хуҗалыклар тарафыннан кредит чаралары һәм субсидияләр алу турында актуаль мәгълүмат тупларга туры киләчәк.