Чүпрәле районында территорияләрне төзекләндерү буенча конкурс игълан ителде

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

   Конкурсның максаты-халыкны, барлык милек формасындагы оешмалар коллективларын санитар чистарту һәм төзекләндерү эшенә җәлеп итү.

   Конкурста Чүпрәле муниципаль районы халкы, предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.
   Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә::
"Иң яхшы предприятие" - предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр арасында;
"Үрнәк  йорт" - шәхси йортларда яшәүчеләр арасында;
"Чүпрәле муниципаль районы ветераннары арасында иң яхшы бакча";
"Иң яхшы авыл җирлеге " - Чүпрәле муниципаль районы авыл җирлекләре арасында.

   Конкурс өч этапта уздырылачак:
I этап-конкурс материалларын җыю-2021 елның 1 июненнән 18 августына кадәр;
II этап-объектларның төзеклеген бәяләү һәм нәтиҗәләр ясау-2021 елның 19 августыннан 26 августына кадәр;
III этап-җиңүчеләрне бүләкләү-2021 елның 30 августында.

   Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм конкурс материаллары Конкурс комиссиясенә 2021 елның 19 августына кадәр түбәндәге адрес буенча бирелә: Татарстан Республикасы, Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 йорт (107 һәм 204 нче кабинет).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International