Чүпрәле районыннан Дмитрий Аттин "Ел лидеры" конкурсының 3 нче дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

   24 июньдә Казанда «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә «Ел лидеры»балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

   «24 яшьтән 30 яшькә кадәр балалар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе» номинациясендә 3 дәрәҗә диплом, статуэтка һәм истәлекле призлар белән Аттин Дмитрий бүләкләнде. Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International