Чүпрәле районы Иске Ишле авылында гомер итүче Фәүзия апага 90 яшь тулды

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

   Бүген, 26 июль көнне, Чүпрәле районы Иске Ишле авылында гомер итүче Фәүзия Хөснетдин кызы Мөхәммәтҗановага 90 яшь тулды.

   Шушы юбилей датасы белән юбилярны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов котладылар. Юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырып, сәламәтлек, озын гомер теләделәр.

   Фәүзия Хөснетдин кызы гомер буе колхозда эшләгән. Ире белән алар 6 бала үстергәннәр. Узган ел ире бу дөньядан киткән.

    Юбиляр язмышына бик рәхмәтле. Ул балаларына, онык-оныкчыкларына куанып яши.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International