Татарстан синоптиклары шторм кисәтүе игълан итте

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

   Иртәгә, 13 июльдә, Татарстан территориясендә һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

   Төнлә һәм көндез республикада, шул исәптән Казанда, кыска вакытлы яшенле яңгыр, боз явуы, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.

   Моннан тыш, 13.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитүе ихтимал, дип кисәтә синоптиклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International