Городищеда мал-туарга азык әзерлиләр

2021 елның 10 июле, шимбә

   Җәмгыятьләрдә, агрофирма филиалларында, крестьян-фермер хуҗалыкларында малларга кышкы чорга терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара.

   Район җәмгыятьләрендә һәм агрофирма филиалларында малларга кышлату өчен 8661 тонна күләмдә печән, 41140 тонна сенаж, 45471 тонна силос әзерләү таләп ителә. Бүгенге көнгә район буенча 2190 тонна (таләп ителгәннрең  25 проценты) сыйфатлы печән запасы булдырылды, 30050 тонна (73 процент) сенаж салынды. Һәр баш терлек өчен уртача 10 центнерга (23 центнер булырга тиеш) якын азык тупланды.

  ДЕМЕНТЬЕВ ИСЕМЕНДӘГЕ АГРОФИРМАНЫҢ  ГОРОДИЩЕ ФИЛИАЛЫНДА сенаж әзерлиләр. Люцерна басуында “Ягуар-850” маркалы ваклатып төягеч комбайнны эшләтүче Марсель Айметдиновка  5 “КамАЗ” автомашинасы беркетелгән. Марсель тәҗрибәле механизатор. “Ягуар-850” комбайны белән сенаж салуда алтынчы сезонын эшли икән. “Эшкә вакытында килә, бер минутка соңга калганын күрмәссең аның, бик төгәл эшли. Үзенә кушкан эшне җиренә җиткереп башкара”, ди Марсель турында Городище филиалы директоры Рафаиль Алимов. Егет “Т-150” тракторы белән язгы чәчүдә дә катнаша, кышын исә трактор белән малларга азык кертүдә хезмәт куя икән.

   Берничә километр читтә урнашкан люцерна басуыннан азык утарына кайтучы машиналарга күз иярми. КамАЗ автомашиналары шоферлары Илнур Җәлалов, Рамил Иматдинов Булат Айсин, Геннадий Мискин һәм Фәнис Гайнетдинов көненә берничә дистәләгән рейс ясарга өлгерәләр. Биредә эш ике сменада оештырылган. Азык утарындагы сенаж траншеясына КамАЗ автомобильләре кайтарып бушаткан яшел массаны “Амкадор”тракторы белән Фиргать Кәлимуллин эттереп тигезли, ә “К-700” тракторы белән Алексей Волков исә тыгызлап таптатып тора. 

- Егетләр тырышлар, булсынга дип эшлиләр. Үзләре дә авыл малайлары бит, сенаж салу эше озакка сузылган саен аның сыйфаты түбәнәюен, бу исә сыерның продуктлылыгын да киметәчәген аңлап эшлиләр. Егетләргә минем рәхмәттән башка сүзем юк,-ди Городище филиалы җитәкчесе Рафаэль Алимов.

   Белешмә

   Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 7 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, 6918 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәрнең 2323 гектары печәнгә чабылды, 3798 гектары сенажга салынды һәм 797 гектары чабып малларга ашатылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International