Чүпрәледә урак башланды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

   Быелгы уракны “Цильна” җәмгыяте игенчеләре башлап җибәрде.

   Без "Цильна" җәмгыяте басуына килгәндә, комбайнннар барлык куәткә бодай суктыралар иде. Илгиз Миначев (ярдәмчесе Булат Хөсәенов) җитәкчелегендәге "Класс-Мега", Радик Төхфәтуллов (ярдәмчесе Рифкать Ибраһимов), Фәнис Вәлиев (ярдәмчесе Илдар Вәлиев) җитәкчелегендәге "Полесье", Рәфикъ Шәйдуллов (ярдәмчесе Раиль Халитов), Илдус Замдиханов (ярдәмчесе Фаил Низамов), Дмитрий Шалагин (ярдәмчесе Николай Ткаченко) җитәкчелегендәге "Класс –Тукано” комбайннары 130 гектар мәйданны биләгән “Марафон” сортлы көзге бодай кырына төшкәннәр.
   Суктырылган ашлыкны ындыр табагына ташу "КамАЗ" автомобильләрен идарә итүче шоферлар: Әсхать Җамалетдинов, Радик Садиев, Ансар Төхфәтуллов, Җәүдәт Вәлиевка тапшырылган.
   Вегетация чорында яңгырларның бөтенләй дә яумавы уңышка да тәэсир итми калмаган. Көзге бодайның уңышы һәр гектардан 25 центнерны (әле бу бөтен технологияләрне үтәп, җиргә кертәсен кертеп, карап үстергән “Цильна”да!) тәшкил итә. Үткән ел исә әлеге бодайның уңышы рекордлы, һәр гектардан уртача 68 центнер булган.
   Тик ни генә булмасын, “кырдагысы түгел, амбардагысы – ашлык”, ди бит халык. Шуңа да игенчеләргә дә, җәмгыятьләргә дә уракны сыйфат белән башкарып чыгуны телик.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International