Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чүпрәледә гаилә парларын хөрмәтләделәр

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

   Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә парлап бәхетле озын гомер кичерүче гаилә парларын хөрмәтләделәр.

   Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында узган чарада район башлыгы Марат Гафаров та катнашты.

   - Гаилә - безнең таянычыбыз ул. Бергәләп авырлыкларны да җиңү җиңелрәк. - дип билгеләп үтте Марат Ринатович, Иске Шәйморза авылыннан Минкиннар һәм Алешкин-Саплык авылыннан Марковлар гаиләләрен котлап. Район башлыгы аларга сәламәтлек, озын гомер, бәхет теләде.

   Марковлар гаиләсенә медаль тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International