Эш эзләгәндә: чүпрәлеләр кайда эшкә урнаша ала

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

   Район мәдәният йортында район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә  чүпрәлеләрне  эшкә урнаштыру мәсьәләләренә кагылышлы эшлекле киңәшмә узды.

  Бүгенге көндә «Идел буе Цеолиты» җәмгыятенә  эшче көчләр җитмәү проблема булып тора.  

  Район башлыгы Марат Гафаров:

  - Миңа төрле яшьтәге кешеләр эшкә урнашу гозере белән мөрәҗәгать итә. Максатыбыз да район халкының  эшле булуын, лаеклы хезмәт хакы алуын, үз гаиләләрен матди яктан тәэмин итәргә сәләтле булуын күздә тота. Тик менә эшчеләрне табу бик җиңел түгел икән, гәрчә мөрәҗәгатьләр күп булса да. Районда күп кенә предприятиеләр әлеге проблема белән очраша. Ә эш урыннары бит җитәрлек. Киләчәктә сөт комбинатын ачуны планлаштырабыз, анда да кешеләр кирәк булачак.  Әти-әниләре, якыннарының җилкәсендә утырырга теләмәүчеләр өчен беренче вакытта хезмәт хакы да әйбәт: кайдадыр ул 17 мең, кайдадыр 20 мең сумнан башлана. Бу аз акча түгел дип уйлыйм. Алга таба инде хезмәт хакына эшләү дәрәҗәсе дә йогынты ясаячак, премиясе дә булачак.  Әйтик, «Феникс» тегү цехына тегүчеләр кирәк. Тегә белмәүчеләр өчен кыска вакытлы уку төркемнәре оештырыла, анда барысын да күрсәтеп, өйрәтәләр. Теләк һәм  тырышлык кына кирәк.

   «Идел буе Цеолиты» сәүдә йорты җәмгыяте җитәкчесе Фәнил Баһаветдинов сүзләренә караганда, бүгенге көндә Түбән Чәке авылындагы заводка эшкә 15 кеше кирәк, ә Иске Чүпрәледәге  фасовка цехына 17 кеше таләп ителә.

   - Хезмәт өч сменада оештырылган. Әмма бүгенге көндә эшчеләр җитмәү сәбәпле, бер смена гына эшли, бу безнең продукцияне сәүдә нокталарына чыгаруда  тискәре йогынты ясый.  Хезмәт хакы эшләү сыйфатына да карый. Ял көннәре буенча  аерым эш хакы каралган, шулай ук сменага кулга 27 мең сумга кадәр эшләргә мөмкин. Безнең бурыч- заводны мөмкин кадәр максималь куәттә эшләтү, - дип билгеләп үтте Баһаветдинов.

  Моннан тыш, җитәкче торак пунктлардан эшчеләр алып килүне оештыру турында да әйтте. “Хәтта бер авылдан бер генә кеше эшләргә теләк белдерсә дә, транспорт анда барачак”, диде ул.

   Киңәшмә барышында мәшгульлек үзәге директоры Әнис Камалов  эшкә урнашканда дәүләт программасы нигезендә бердәм түләүләр алып булуы турында сөйләде. Алар үзәк аша да, социаль яклау идарәсе аша да гамәлгә ашырыла.

   Район  Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ильмир Измайлов район предприятиеләре һәм оешмаларында эш урыннары табарга мөмкин булуы турында әйтте.

  – Киңәшмәгә әзерләнгәндә генә дә 11 оешма үзләрендә вакантлы урыннар барлыгы турында хәбәр итте. Барлык тармакларда да эшчеләр кирәк, шул исәптән авыл хуҗалыгында да.. Эшне  икмәк заводында, район мәдәният йортында, «Прогресс», «Фламинго»  оешмаларында,  «Җылы йорт» приютында, “Дуван бакчалары”  хуҗалыгында, Борындык элеваторында да табып була. Теләүчеләр мәшгульлек үзәгенә дә, район хакимиятенә дә мөрәҗәгать итә ала, - диде  Ильмир Измайлов.

  Альфред Хәйруллин, «Дуван бакчасы»  хуҗалыгы җитәкчесе:

  - Бүгенге көндә хуҗалыкта механизатор кирәк. Алга таба эшчеләр  яшелчә киптерү цехына кирәк булачак. Әлеге цехны ачу эшләре белән йөрибез. Хәзерге вакытта исә  бакча җиләген җыюны төгәлләдек. Быел сезонда 60лап кеше эшләде, лаеклы хезмәт хакы алды. Август аенда исә кура җиләге, алма  җыярга планлаштырабыз, анда да кешеләр кирәк булачак.

   Евгений Иванцов, «Прогресс» предприясе директоры:

- Көзгә предприятиедә авария-диспетчерлык бригадасын оештырырга планлаштырабыз, 12 кеше кирәк булачак. Шулай ук,  чистарту корылмалары осталары, котельный операторлары да кирәк. Бүгенге көндә алар сафларын пенсионерлар яки пенсия яшенә җиткән кешеләр тәшкил итә.  Теләүчеләр булса, без предприятие хисабына барысын да укытырга да әзер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International