Иртәгә, 29 июньдә, Татарстанда аномаль эссе һава торышы сакланачак. Атмосфера фронты узу сәбәпле, һава шартлары начарлануы фаразлана.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Төнлә, шулай ук көндез, төбәктә урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булырга мөмкин. Урыны белән боз да фаразлана. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.