Чүпрәленең тагын ике егете армиягә хезмәт итәргә китте

2021 елның 26 июне, шимбә

  25 июнь көнне РФ Кораллы Көчләре сафына Чүпрәле районы Кече Уби авылыннан Леонид Мосеев һәм Иске Шәйморзадан Адель Камалов хезмәт итәргә китте.

   Чара гадәттәгечә Петр Дементьев исемендәге паркта узды. Булачак Ватанны саклаучыларны Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов котлады.

   - Безнең егетләр илнең барлык нокталарында  диярлек хезмәт итә. Командирлардан бары тик рәхмәт сүзләре яңгырый. Сез дә лаеклы хезмәт итәрсез дип ышанам, - дип билгеләп үтте Данис Сатдинов

  Агымдагы елда язгы чакырылыш кысаларында Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына Чүпрәле районыннан 30дан артык егет китәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International