Аномаль эссе һава торышы аркасында Татарстанда шторм кисәтүе 1 июльгә кадәр озайтылды. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
«26 июньнән 1 июльгә кадәр Татарстан Республикасында янгыннарның югары куркынычы (4 класс) һәм урман янгыннарының гадәттән тыш югары куркынычы (5 класс) саклана», — диелә хәбәрдә.
Алдарак шторм кисәтүе 27 июньгә кадәр игълан ителгән иде.